Ас-салам Алейкум  !  25 Мая, 2017 г. - 21:06  
.
.
.
Главное меню

Сайты-друзья



Посетители
Сейчас, 56 гостей и 0 посетителей онлайн..

Вы анонимный пользователь.


Вход
 



 


Все еще не зарегистрировались? Регистрация сделает комфортными Ваши посещения этого сайта, предоставит доступ ко многим дополнительным сервисам и настройкам, которые для анонимного пользователя недоступны.

.

Новая тема   Ответить
Предыдущая тема Версия для печати Войти и проверить личные сообщения Следующая тема
Автор Сообщение
РинатПитерский
Тема сообщения:   СообщениеОтправлено: 26 Ноября, 2010 г. - 10:17



Зарегистрирован: 12 Мая, 2005
Сообщений: 11502
Откуда : Алтын Урда
Перепись...

По предварительным итогам переписи, в Татарстане проживает 3,785 млн человек
По предварительным итогам переписи населения, в Татарстане проживает 3,785 млн. человек. Рост составил 0,15 процента по отношению к переписи 2002 года. На 58 тысяч человек снизилась численность сельского населения.
Татарстан занимает 8 место по численности населения среди субъектов Российской Федерации. В отличие от 2009 года, в 2010 в Татарстане возросла рождаемость и немного снизилась смертность.
В Казани проживает чуть менее 1,2 млн. человек. За восемь лет в столице РТ прибавилось более 30 тысяч жителей.
Можно отметить, что динамика прибавления горожан значительно уменьшилась по сравнению со второй половиной двадцатого века. За девять лет, с 1959 по 1970-й гг., в Казани прибавилось 201 тысяча жителей, с 1970-го по 1979-й гг. — в городе стало на 124 тысячи больше горожан.
Примечательно, что в 1800 году в Казани проживало всего лишь 40 тысяч жителей, что равно небольшому микрорайону в Азино или на Кварталах. За двести лет количество жителей в столице РТ увеличилось в 32,5 раза.
Количество населения Казани:
— сер. XVIв. — 50 000 человек
— 1557 г. — 7 000 человек
— 1800 г. — 40 000 человек
— 1856 г. — 56 300 человек
— 1897 г. — 129 900 человек
— 1917 г. — 206 562 человек
— 1926 г. — 175 600 человек
— 1939 г. — 398 000 человек
— 1959 г. — 667 200 человек
— 1970 г. — 868 500 человек
— 1979 г. — 992 700 человек
— 1989 г. — 1 094 400 человек
— 2002 г. — 1 105 289 человек
— 2010 г. — 1 136 566 человек.
По генеральному плану развития Казани, к 2030 году население города увеличится в 1,5 раза. При этом существенный рост обеспечит не только коренное население, но и мигранты.
Сейчас в Казани наблюдается миграция молодого населения в Москву и соседние города: в Нижний Новгород, Самару. .

_________________
Татары - мусульмане!

Всемирный Исламский сайт: http://www.muslim-info.com/
 
 Профиль пользователя отправить личное сообщение Послать e-mail WWW  
Ответить с цитатой Наверх
РинатПитерский
Тема сообщения:   СообщениеОтправлено: 24 Марта, 2011 г. - 10:18



Зарегистрирован: 12 Мая, 2005
Сообщений: 11502
Откуда : Алтын Урда
Эрдоган: татары и турки - это родственные народы с общим сердцем

Премьер-министр Турции Реджеп Тайип Эрдоган посетил сегодня Казанский федеральный университет, где встретился с преподавателями и студентами крупнейшего в Поволжье университета.

После экскурсии по музею Казанского университета в сопровождении Президента Татарстана Рөстама Миннеханова и ректора КФУ Илшата Гафурова Реджеп Тайип Эрдоган выступил с публичной лекцией в Актовом зале Казанского (Приволжского) федерального университета.
Премьер-министр Турции в своей речи назвал Казан жемчужиной Поволжья и отметил, что для него большая честь находиться в Татарстане.

«Я нахожусь среди братского народа. Долгая разлука подошла к концу, ведь татары и турки это родственные народы и у нас общее сердце. Мы живем унисон друг с другом,» - сказал в своем выступлении Эрдоган.

Премьер-министр Турции уделил особое внимание общей истории татар и турок. В частности, он остановился на именах Юсуфа Акчуры и Садри Максуди, выдающихся татарских общественных и политических деятелей конца 19 – первой половины 20 веков.

«Юсуф Акчура и Садри Максуди внесли большой вклад в развитие Турции, - отметил он, - В Турции сейчас живет очень много татар, благодаря которым укрепляются партнерские связи между нашими странами».
Восторг собравшейся публики вызвало прочитанное Эрдоганом на татарском языке стихотворение «Туган тел» татарского поэта Габудуллы Тукая. Как отметил турецкий лидер, этот год организацией ТЮРКСОЙ назван годом Габудуллы Тукая не случайно, ведь он особое внимание уделял важности родного языка.

Говоря о сотрудничестве Татарстана и Турции, Эрдоган отметил деятельность Генерального Консульства Турецкой Республики в Казани и работу турецких строительных компаний. «Что касается торгового оборота между Турцией и Россией, то я хочу, чтобы болшая ее часть приходилось именно на Татарстан», - заявил Эрдоган.

В своем выступлении премьер-министр уделил также особое внимание сотрудничеству между Татарстаном и Турцией в преддверии Универсиады-2013, рассказал о внешней политике своей страны, отметив, что турки заинтересованы в стабильности в соседних с Турцией регионах – Кавказе, Средней Азии и Ближнем Востоке. Он также отметил, что политическая ситуация в Турции отражается на положении дел в соседних с ней странах. По этой причине, как считает турецкий лидер, ни у кого не должно оставаться сомнений в добрых намерениях их внешней политики.

_________________
Татары - мусульмане!

Всемирный Исламский сайт: http://www.muslim-info.com/
 
 Профиль пользователя отправить личное сообщение Послать e-mail WWW  
Ответить с цитатой Наверх
РинатПитерский
Тема сообщения:   СообщениеОтправлено: 24 Марта, 2011 г. - 10:24



Зарегистрирован: 12 Мая, 2005
Сообщений: 11502
Откуда : Алтын Урда
Миңнеханов елы

25 мартта Рөстәм Миңнехановның рәсми төстә Татарстан Президенты вазифаларына керешүенә бер ел тула. Бу вакыт эчендә республика башлыгы күзгә күренерлек үзгәреш кичерде. Баштарак аның бераз каушабрак калуы тоемланса да, хәзер ул теләсә кайда һәм теләсә нинди кешеләр янында үзен бик иркен һәм тыныч тота. Русиядәге яңа буын төбәк башлыклары арасыннан аны Рамзан Кадыйров белән чагыштырырга мөмкин. Ул – яңа заман, яңа буын кешесе. Моның үз уңай яклары да, җитешсезлекләре дә бар. Узган бер ел эчендә Миңнехановның эш алымнары тәмам җайга салынды. Шул ук вакытта әлегә ул республиканың идарә системасын үзенә кулай итеп үзгәртә алмады кебек.

Миңнехановта Президент буларак күзгә ташланган беренче төп сыйфат – сәясәткә якын да килмәү. Кандидатурасы “Бердәм Русия” тарафыннан тәкъдим ителеп, үзе әлеге партия әгъзасы булса да, ул аның тормышында әллә ни катнашмый. Төбәкләрне “Президент” атамасыннан мәхрүм итү кебек гаугалы яңалыкларны да күрмәмешкә салыша, моңа карата мөнәсәбәтен белдереп тормый. Мәскәү тарафыннан билгеләнгән кешегә халык арасында популяр булмаган сәяси карарларга карата фикер әйтү авыррактыр шул. Бер якта, Татарстанда “Президент” атамасында символик әһәмият күрүчеләр бар, икенче якта – Кремль, ягъни “эш бирүче”… Сәясәткә тыкшынмаудан, шау-шулы белдерүләр ясамаудан әлегә Миңнехановны Минтимер Шәймиев коткарып килә. Гадәттә, Мәскәүне чеметеп ала торган сүзләрне нәкъ менә ул әйтә. Шунысы кызык: Дәүләт киңәшчесе булса да, Шәймиевнең барлык фикерләре дә рәсми мәгълүмат чараларында урын тапмый. Рәсми булмаганнар аша ирештерелә. Казан бу очракта ике фронтка уйный. Бер яктан, Шәймиев – Татарстанның идарә системасында дәрәҗәсе буенча икенче баскычта торучы кеше. Икенче яктан, ул пенсионерларга хас булганча, бәйсез рәвештә үз шәхси фикерен белдерә. Шуңа күрә Мәскәү карарларын тәнкыйтьләгән сүзләр Шәймиев-киңәшче мөнәсәбәте түгел, ә Шәймиев – ялдагы сәясәтче карашы буларак тәкъдим ителә. Мондый хәл Миңнехановка бик отышлы. Үзе әйтә алмаганны әйтүче бар. Икесе бер республика арбасына җигелгән кешеләр икәнлеген халык та белә, шуңа Шәймиев сүзләрен Миңнеханов та куәтли кебек тоела.

Узган атнада Шәймиевнең “Бердәм Русия” партиясе җитәкчелегеннән китәргә җыенуы турындагы хәбәр бөтен илне шау итте. Беренче Президент үз сүзләренә кабат аңлатмалар бирергә мәҗбүр булды. “Мин җитәкчелектән генә китәм, ялга чыктым, ә партиядә калам”, – дигән мәгънәдәге сүзләрен шимбә кичендә рәсми мәгълүмат чаралары таратты. Шәймиевне әлеге темага кабат кайтуга намус этәргәнме, әллә инде “киңәш” иткәннәрме дигән сорау күңелне тырнап тора…

Шәймиев белән Миңнеханов мөнәсәбәтләренә килсәк, беренче Президентның яңасына йогынтысы әллә ни сизелми кебек. Бер интервьюда Рөстәм әфәнде “Минтимер Шәрипович дәүләт киңәшчесе булса да, киңәш бирмәскә зирәклеге җитә. Мин аңа үзем мөрәҗәгать итсәм генә фикерен әйтә”, – дигән иде. Шуңа карамастан Шәймиевнең республикадагы сәясәткә йогынтысы бик көчле булып кала бирә. Бу Миңнехановка кайбер җитди кадр үзгәрешләрен ясарга да комачаулый шикелле.

Бер ел эчендә Татарстанда җитәкчеләрнең шау-шу белән кәнәфиләреннән “очу” очраклары аз булды. “Татспиртпром” башлыгы Рәшит Шәйхетдиновның эштән китүе көтелмәгәнрәк тоелса да, аның яңа Президент белән мөнәсәбәтләре киеренке икәнлеге күптән билгеле иде. Тышкы элемтәләр департаменты башлыгы Тимур Акулов урынына Искәндәр Мөфлиханов килүне табигый нәрсә дип уйларга кирәк – яңа караш, яшьләр чоры бит. Республиканың кайбер районнарында башлыклар алышынса да, алар гомуми картинага әллә ни зур үзгәрешләр кертми. Миңнеханов елында дини өлкәдә генә зур эш башланды. Әлеге юнәлешне алып бару Хөкүмәт карамагыннан Президент аппаратына күчерелеп, анда яңа җитәкче Марат Гатин билгеләнде. Элек бу мәсьәлә белән шөгыльләнүче чиновниклардан аермалы буларак, ул Мисырдагы университетта белем алып кайткан, политология фәнен бик әйбәт белә. Әлеге фонда Госман хәзрәт Исхакый үз теләге белән мөфтилектән китеп барды. Андый карарлар бик сирәк очракта гына хакимият “ярдәменнән” башка кабул ителә. Бу вакыйгаларга кадәр исә Мәскәүдә Манеж мәйданы шаулады, экстремизм темасы калкып чыкты, ахыр чиктә, Нурлатта канлы бәрелеш булды.

Миңнехановның Казан мэры Илсур Метшин белән мөнәсәбәтләре киеренке булуы да билгеле. Ләкин хәзер әлеге фронтта тынычлык кебек. Ике арага Мәскәү Кремле тыкшынган дигән фикерләр дә бар. Каршылык кызган вакытта Казанга Русия Президенты хакимияте башлыгының беренче урынбасары Владислав Сурковның ашыгыч рәвештә килеп китүен дә нәкъ менә ике якны “татулаштыру” белән бәйлиләр.

Усал телләр Президентның Тәлгать Абдуллин белән конфликтта булуын да әйтә. Дөрестерме-юкмы, ләкин әлегә торак фонды башлыгы үз кәнәфиендә нык утыра. Хөкүмәттәге бер утырышка аның урынбасары гына килгәч, премьер-министр Илдар Халиковның: “Андый-мондый сүзләр чыкмасын өчен әйтеп куям – Тәлгать Мидхәтович үз вазифаларын элеккечә башкара, хәзер ул ялга гына китте”, – дип әйткәне хәтердә. Димәк, төтен утсыз түгел, “андый-мондый” сүзләр иң югары дәрәҗәдә йөри…

Миңнеханов Президент булса да, премьер-министр вазифаларын да башкаруны дәвам итә. Күпчелек очрашуларның Кремльдә түгел, Хөкүмәт йортында үтүе дә моңа ишарәли, Халиков исә күләгәдә кала бирә. Барлык җитди карарларны Миңнеханов үзе кабул итә. Мондый хәлдә Халиковка үзенең тавышын ишеттерү авыррак. Әллә ишеттертәселәре килмиме дип тә уйлап куясың кайчак…

Бер ел – җитди срок, ләкин сәясәтче булып җитлегү өчен бик аз. Әлегә без менеджер-Миңнехановны күрәбез. Русия бюджетыннан республикага ышаныч белдереп, дистәләрчә миллиард сумлык кредитлар бирелүне белгән мәлдә, Мәскәү белән мөнәсәбәтләре әйбәт дип уйларга кирәк. Бер генә нәрсә бар – Миңнеханов – Медведев командасы кешесе, Путинныкы түгел. Сәяси үсешкә килсәк, иртәме-соңмы, Рөстәм әфәнде моңа алынырга тиеш булачак. Алда – тагын дүрт ел, ә республиканың сәяси позицияләрен һаман-һаман Шәймиев кенә яклап тора алмаячак…

Сәйдулла КУТУШЕВ
http://beznen.ru/

_________________
Татары - мусульмане!

Всемирный Исламский сайт: http://www.muslim-info.com/
 
 Профиль пользователя отправить личное сообщение Послать e-mail WWW  
Ответить с цитатой Наверх
РинатПитерский
Тема сообщения:   СообщениеОтправлено: 20 Августа, 2011 г. - 18:23



Зарегистрирован: 12 Мая, 2005
Сообщений: 11502
Откуда : Алтын Урда
Татарстан Җәмһүрияте президенты
Рөстәм Нургали улы МИҢНЕХАНОВка


АЧЫК ХАТ

Хөрмәтле президент әфәнде!

“Мин татар. Ә нигә минем телне беркемдә хөрмәт итми?” Бу Сезнең “Эхо Москвы” радиосына биргән итервьюдан. Шушы борчулы фикерегезне уртаклашыбыз, безнең тәкъдимнәр Сезгә ярдәм итсен иде.
Сезгә, Татарстан Конституциясенең үтәлүне тәэмин итүчегә, безнең Конституция биргән хокукларыбызны яклауны таләп итеп мөрәҗәгать итәбез. Билгеле булганча, Татарстан Конституциясенең 8-нче маддәсендә “Татарстан Республикасында дәүләт телләре-тигез хокуклы татар һәм рус телләре “ дип язылган. 1992 елда кабул ителгән “Татарстан Республикасы дәүләт телләре турында” канунда укыйбыз: “Татарстан республикасы карамагына түбәндәгеләр керә: татар һәм рус телләренең Татарстан Республикасы дәүләт телләре буларак тигез хокуклы эшләвен тәэмин итү”. Әмма ләкин бу кануннар тупас рәвештә бозыла. Татарстан Дәүләт Шурасы, Министрлар Кабинеты үзләренең вазифаларын үтәмиләр, асылда Татарстанда рус телегенә дәүләт теле булып тора.Татар теле дәүләт һәм муниципаль учреждениеларында, иҗтимагый тормышта, көнкүрештә кулланылмый. Мәсәлән, Казан Ратушасында, шәһәр Думасы утырышлар залында, синхрон тәрҗемәдә юк. Башкалабыз Казанда шәһәр Думасы, башкарма комитет Татарстан Конституциясен танымыйлар, бар эшне рус телендәгенә алып баралар.
2004 елның 11 октябренда президент Шәймиев “2004-2013 елларга Татарстан республикасы дәүләт телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан республикасы дәүләт программасын раслау турында “ Канунга(№52-ЗРТ) кул куйган иде. Бу канунның максаты бик матур язылган: “ Татар һәм рус телләренең Татарстан Республикасы дәүләт телләре буларак оптималь эшләвен тәэмин итү”. Бу программа үтәлмәде, бик күп акча “үзләштерсәләрдә”. Шуңа карамастан бу программаны оныттылар, аны “күмгән” чиновниклар җавапка тартылмады.
Мәскәү халыкларның мәгарифен, телләрен, республикаларын(дәүләтләрен) юкка чыгару сәясәтен алып бара. 2007 елда Дәүләт Думасы Россия Федерациясендә яшәүче халыкларның милли мәнфәгатьләрен, аларның Конституция биргән хокукларын боза торган 309-нчы Федераль Канун кабул итте. 2011 елның февраленда Дәүләт Думасына республикаларда төп милләтнең ана телен мәҗбүри укытуны тыя торган №497835-5 канун проекты кертелде. Бу республикаларны (дәүләтләрне) бетерүгә тагын бер адым. Дәүләт Думасы Россия Конституциясен боза торган кануннар кабул итә.
Кыганычка каршы, Татарстаннан сайланган Дәүләт Думасы депутатлары татар мәгарифен, телен якларга уйламыйларда. Алар Татарстан халкына каршы тавышларын бирәләр.
Бердәм Дәүләт Имтиханын(БДИ) татар телендә бирүне тыю татар мәгарифен упкын алдына китерде. Россия Федерациясе мәгариф министрлыгы 28.11.2008 чыгарган № 362-нче боерыгы нигезендә укучыларның белемен тикшерү бары тик рус телендә генә үткәрелә.
Россия мәгариф министрлыгы авыл мәктәбен бетерә торган нормалар кертте(авыл классларында 14 укучыдан ким булырга тиеш түгел). Бу акылсыз кануннар аркасында 2008-2010 елларда 175 татар мәктәбе ябылды. 2011 елда 200 татар мәктәбе ябылачак.
2010 елда кабул ителгән «Киләчәк” программасында татар мәгарифе турында бер сүздә юк. Шулай итеп,Татарстан хакимияте,мәгариф министрлыгы(министр Гыйльметдинов) татар мәгарифен бетерү сәясәтәтен алып бара.
Татар милли оешмаларының татар мәгарифенең, татар теленең упкын алдында торуы турында, татар теленең абруен күтәрү турында хакимияткә бик күп санлы мөрәҗәгатьләрен, хатларын, тәкъдимнәрен Татарстан һәм Казан хакимияте иишетергәдә теләми. Мәсәлән, 2005 елда Казан Уставы кабул ителгәндә бөтенхалык тыңлаулары булган иде. Милли оешмалар Татарстан башкаласының мэры һәм башкарма комитеты рәисе ике дәүләт телен белергә тиеш дигән тәкъдим белән чыкты. Әмма ләкин бу татар теленең абруен күтәрә торган тәкъдимгә Казан хакимияте игътибар итмәде. Халык ихтиярына төкерүнең нәтиҗәсе билгеле: урыс телен белмәсәң Татарстан башкаласы Казанның башкарма комитеты рәисе була алмыйсың, ә татар телен белмәсәң-рәхим итегез, юл ачык!

Хөрмәтле президент әфәнде, Конституция буенча Сез “ Татарстан республикасында кеше хокукларын һәм иреген яклауны,Татарстан Конституциясе һәм кануннарның үтәлүен тәэмин итүче”. Шуңа күрә безнең Конституцияга нигезләнгән тәкъдимнәрне үтәүне таләп итәбез:
- “2004-2013 елларга Татарстан республиксы дәүләт телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан республикасы дәүләт программасын“ үтәлү турында Татарстан Дәүләт Шурасында парламент тыңлаулары оештырырга. Министрлар Кабинеты 11.10. 2004 елда кабул ителгән Татарстан Кануны(№52-ЗРТ) үтәлү турында җавап тотырга тиеш.
- Татарстан президенты, Татарстан Дәүләт Шурасы Россия мәгариф министрлыгы керткән татар мәктәбен бетерүче нормативларга(“нормативно-душевое финансирование”) каршылык белдерергә тиеш.
- Россия Федерациясе мәгариф министрлыгы 28.11.2008 чыгарган № 362-нче боерыкны гамәлдән чыгарырга. Бердәм Дәүләт Имтиханын татар телендә бирергә рөхсәт итергә һәм аның нәтиҗәләрен югары уку йортларында кабул итергә.
- Татарстан президенты Татарстан Дәүләт Шурасыннан, Министрлар Кабинетыннан, Казан шәһәр Думасыннан Татарстан Конституциясен, “Татарстан Республикасы дәүләт телләре турында” канунын үтәүне таләп итергә тиеш.
- Кичекмәстән Татар Милли Университеты оештыру эшләрен башларга.Университетны оештыру буенча ярдәм сорап халыкара оешмаларга мөрәҗәгать итәргә.
- “Бәләкәч” программасы буенча кимендә 50% аерым татар бакчалары булдыруны тәэмин итәргә.
- Казан шәһәренең һәр районында, Татарстанның һәр район үзәгендә бүгенге көн таләпләренә туры килә торган үрнәк татар-инглиз гимназияләр ачуны таләп итәбез.
- Татар федераль телевидение каналы оештыру буенча эшләрне башларга.
- Татар мәгарифен юкка чыгару сәясәтен алып баручы министр Гыйльметдиновның эшеннән китүен таләп итергә
- 309-нчы Федераль Канунга, №430281-5 Федераль Канунга тавыш биргән Татарстаннан сайланган Дәүләт Думасы депутатларына ышанычсызлык белдерергә.
- Татар мәгарифенең, татар теленең упкын алдында торуына җаваплы Татарстан Дәүләт Шурасына, Министрлар Кабинетына ышанычсызлык белдерергә.
- Татарстан Конституцисен( 8-нче маддә), “Дәүләт телләре турында законны” үтәми торган Казан Шәһәр Думасына ышанычсызлык белдер
- Кичектергесез латиницаны кертү.
- Россия Федерациясендә татар телен дәүләт теле итү өчен көрәш башларга.

М. Мөлеков ис.Бөтентатар Иҗтимагый Үзәгенең җыенында кабул ителде.
Казан ш. 18 август 2011 ел.

_________________
Татары - мусульмане!

Всемирный Исламский сайт: http://www.muslim-info.com/
 
 Профиль пользователя отправить личное сообщение Послать e-mail WWW  
Ответить с цитатой Наверх
assa
Тема сообщения:   СообщениеОтправлено: 08 Ноября, 2011 г. - 00:01



Зарегистрирован: 07 Ноября, 2011
Сообщений: 22

Казанское ханство в офорте можно увидеть в Татарстане

Выставка графики Рашита Гаимова открылась в Казани в праздничные дни Курбан-байрама. В экспозиции представлено более 30 работ – иллюстрации к эпосу, выполненные в технике офорта, произведения, посвященные истории Казанского ханства, живописные пейзажи.

Вообще, основная тема творчества Гаимова – история, эпосы и легенды татарского народа. На протяжении нескольких лет художник работает над серией иллюстраций к татарскому эпосу «Идегей». Этот героический эпос представляет важную часть духовного наследия татарского народа. В нем воспеваются мужество, героизм, любовь к родной земле, ненависть к врагам, дружба и самопожертвование, честность и справедливость. В эпосе рассказывается о временах междоусобных войн в Золотой орде. Произведение дает ценные сведения из истории тюркских народов, их общественно-политической и культурной жизни.

К слову, в настоящее время Гаимов работает доцентом кафедры дизайна Казанского национального исследовательского технологического университета и преподает в казанском филиале Московской государственной академии художественных искусств им. В.И.Сурикова/
 
 Профиль пользователя отправить личное сообщение  
Ответить с цитатой Наверх
Ravil_Lwowski
Тема сообщения:   СообщениеОтправлено: 29 Ноября, 2011 г. - 14:11



Зарегистрирован: 24 Мая, 2007
Сообщений: 1239
Откуда : Lwow
Чудеса пригорода Казани (Непутевые заметки)
http://www.youtube.com/watch?v=pFM4IqL4nA0
 
 Профиль пользователя отправить личное сообщение WWW ICQ 
Ответить с цитатой Наверх
Ravil_Lwowski
Тема сообщения: Прокуратура Казани разрешила зиговать  СообщениеОтправлено: 07 Мая, 2015 г. - 11:37



Зарегистрирован: 24 Мая, 2007
Сообщений: 1239
Откуда : Lwow
Прокуратура Казани разрешила зиговать

Прокуратура Казани так и написала: «….действия выступающего на митинге лица, совершившего, по Вашему мнению, жест, очень похожий на нацистское приветствие («зига»), не подпадают под деятельность, запрещенную ФЗ № 114 от 25.07.2012, следовательно, не образуют состава какого-либо административного правонарушения, а значит, оснований для принятия мер прокурорского реагирования не имеется».

Это дословная цитата из ответа, полученного жителем Казани Айратом Закировым на свое обращение в республиканскую прокуратуру Татарстана. А написать заявление Закиров решил, когда увидел видеозапись, сделанную во время митинга в честь годовщины вхождения Крыма в состав России. Один из ораторов в пылу выступления вскинул «зигу», что, по мнению заявителя, — не что иное, как пропаганда нацизма. И следовательно, зиговавший оратор должен быть привлечен к ответственности.

Из прокуратуры Татарстана заявление Закирова перекинули в городскую прокуратуру и Центр по противодействию экстремизму МВД по Республике Татарстан. Первым пришел ответ из МВД. И в нем всего две строчки: «Обращение рассмотрено. Факты не нашли подтверждения».

А вот ответ из прокуратуры Казани оказался более развернутым. С большой цитатой из Федерального закона № 114 «О противодействии экстремистской деятельности» с перечислением всех видов экстремизма. Таких как захват или присвоение властных полномочий, осуществление массовых беспорядков, пропаганду исключительности, призывы к насилию… Фашистского приветствия в этом длинном перечне нет. А раз нет, то нет и оснований для прокурорского реагирования.

Автор заявления в прокуратуру Айрат Закиров недоумевает:

— Прокуратура официально признает, что «жест, похожий на зигу, не является правонарушением». Интересно, а символ, похожий на свастику, тоже «не является правонарушением»?
http://www.novayagazeta.ru/society/68326.html
 
 Профиль пользователя отправить личное сообщение WWW ICQ 
Ответить с цитатой Наверх
Показать:     
Перейти к:  
Время в формате GMT + 3
Новая тема   Ответить
Предыдущая тема Версия для печати Войти и проверить личные сообщения Следующая тема
PNphpBB2 © 2003-2006 
.

Сайт принадлежит Санкт-Петербургской Общественной Организации "Общество Татарстан"
При копировании материалов сайта ссылка на сайт обязательна!